3-4 сыйныф укучылары өчен "Законнар кайда туа" дигән темага парламент дәресе
Харитонова Ольга Николаевна,
Казан шәһәре Идел буе районы
"6 нчы гимназия" муниципаль гомуми белем
бирү учреждениесенең
югары квалификацияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Максат һәм бурычлар:
- Россиядә һәм Татарстанда закон чыгару хакимиятенең роле һәм урыны турындагы белемнәрне тирәнәйтү;
- укучыларда сәяси культура һәм актив гражданлык позициясе формалаштыру;
- үз республикаң, үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү;
- укучыларда коммуникатив сәләт һәм осталык күнекмәләре үстерүгә булышлык итү (үз фикереңне әйтә һәм аны яклый белү, башкаларның фикеренә игътибарлы булып, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү).
Материаллар:
- электрон презентация (Microsoft Office Power Point);
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы турындагы видеоролик;
- күргәзмә әсбаплар: Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт символлары.
Дәрес планы:
- Законнар нигә кирәк?
- Нәрсә ул закон?
- Законнар кайда туа?
- Депутат кем ул?
- Депутатлар белән танышу.
- Кем депутат була ала?
- Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров белән очрашу.
- Эшлекле уен: “Мәктәптә кесә телефоныннан файдалану кагыйдәләре” дип аталган закон проекты төзү.
- Йомгаклау.
Дәрес барышы
Видеоролик карау: Әле яңа гына лагерьның спорт мәйданчыгында тыныч кына уйнап йөрүче малайлар бәхәсләшә башлыйлар, чөнки аларның берсе уен кагыйдәләрен үтәми. Бәхәс кискенләшә бара һәм балалар тавыш күтәреп, тарткалашырга әзер. Шул чакта бәхәскә педагог кушыла: “Балалар, ә уен башланганчы сез аның кагыйдәләре турында килештегезме? Барлык кешеләргә дә таныш булган уен да төрле мәктәпләрдә, төрле ишегалдында төрле кагыйдәләр буенча барырга мөмкин. Сезнең белән дә нәкъ шул ук хәл килеп чыкты”.
Укытучының кереш сүзе. Законнар ни өчен кирәк?
Балалар, сез ничек уйлыйсыз, тормышта безгә кагыйдәләр кирәкме? Кагыйдәләрдән башка гына яшәү ничек шәп булыр иде! Кайда телисең, шунда велосипедта йөрисең; мәктәпкә теләсәң йөрисең, теләмәсәң юк; үзең теләгән вакытта йокларга ятасың.
Әйе, кайвакытта кешегә бернинди кагыйдәләр дә кирәк түгел кебек тоела. Ә чынбарлыкта син дә, синең дусларың да, әти-әниеңнәр дә билгеле бер кагыйдәләр буенча яшиләр. Кагыйдәләрсез уен уйнап та, юлда йөреп тә булмый, хәтта ашны да кагыйдәләрне үтәмичә пешереп булмый, чөнки кагыйдәләр тәртип урнаштыралар. Законнар - шул ук кагыйдәләр, алар да илдә тәртип урнаштыралар.
Безнең дәресебезнең темасы кызыклы гына түгел, һәрберебезгә бик кирәкле дә. Без бүген түбәндәге сорауларга җавап бирербез: Нәрсә ул закон? Ул ни өчен кирәк? Законнар кайда туа? Аларны кем яза?
Сезне бик кызыклы кеше белән очрашу да көтә әле.
Балалар, сез ничек уйлыйсыз, безнең илдә төп закон бармы? Әйе, андый закон бар., Конституция – Россия Федерациясенең төп Законы (12 декабрь, 1993 ел). Конституцияне халык, ягъни Россия гражданнары, кабул итә. Конституциядә Россия Федерациясе гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, дәүләт төзелешенә кагылышлы нигезләмәләр язылган.
Россия гражданнары Конституция буенча нинди хокукларга һәм бурычларга ия?
Россия Федерациясе гражданнары сәяси тормышта, турыдан-туры үзе яисә үзенең вәкиле аша дәүләт һәм җәмәгать эшләре белән идарә итүдә катнашырга хокуклы.
18 яшькә җиткән гражданнар илнең Президенты, Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатларын, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарын сайларга хокуклы (мәсәлән, Казан шәһәре Думасын). Димәк, 18 яшькә җиткәч, сез президентны һәм парламент әгъзаларын сайлауда катнаша алачаксыз.
Ә менә 21 яшькә җиткәч, сезнең үзегезне дә парламентка яисә вәкиллекле хакимиятнең җирле үзидарә органнарына әгъза итеп сайлый алачаклар. Димәк, сезнең һәркайсыгыз дәүләт эшләре белән идарә итүдә катнаша ала.
Тагын нинди хокукларыгыз һәм бурычларыгыз бар? (Бу сорау буенча фикер алышканда, экранда хокулар һәм бурычлар турындагы язмалар чыга).
Хокуклар |
Бурычлар |
Хезмәткә хокук |
Дәүләтебезнең Конституциясен һәм законнарын үтәү |
Ял итүгә хокук Сәламәтлекне саклауга хокук Белем алуга хокук |
Ватанны саклау Балаларны кайгырту, тәрбияләү Табигатьне саклау, табигый байлыкларга сакчыл мөнәсәбәт |
Шәхси тормышыңның, торак йортыңның кагылгысызлыгына хокук |
Салымнар түләү |
Ил буйлап ирекле күченүгә һәм яшәү урынын сайлауга хокук |
Тарихи һәм мәдәни ядкарьләр турында кайгырту |
Үзегезнең хокукларыгыз һәм бурычларыгыз белән тулырак итеп югары сыйныфларда танышырсыз. Хәзер үк кызыксынучылар, әти-әниләренә мөрәҗәгать итсеннәр.
Республикабызның үзенең төп Законы – Татарстан Республикасы Конституциясе бар. Андагы нигезләмәләр Россия Федерациясе Конституциясендәге нигезләмәләргә каршы килми.
Сез ничек уйлыйсыз, ә закон кайда туа? (Балаларның җавапларын тыңлау).
Дәүләт белән идарә итү турындагы законнарны парламент кабул итә. Безнең илдә парламент Федераль Җыелыш (Федераль Собрание) дип атала. Ул Федерация Советыннан (югары палата) һәм Дәүләт Думасыннан (түбән палата) тора.
Федерация Советына Россия составындагы барлык республикалар, крайлар, өлкәләр, округларның вәкаләтләре керә. Дәүләт Думасына депутатлар сәяси партияләр вәкилләреннән сайлана.
Безнең республикада да сайлап куелган парламент бар, ул Дәүләт Советы дип атала. Аңа йөз депутат сайлап куелган, шуларның яртысы – сәяси партия вәкилләре. Дәүләт Советын аның Рәисе – Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин җитәкли.
Нәтиҗә: законнар парламентларда туа: Россиядә - Федераль Җыелышта, Татарстанда – Дәүләт Советында.
Ә законнарны кем яза? (Депутатлар)
Депутатлар кемнәр алар?
Депутатлар – илебезнең һәм республикабыз хакимиятенең вәкиллекле, закон чыгару органнарына әгъза итеп сайланган гражданнары. Алар бик җитди һәм мәшгуль кешеләр. Һәрвакыт эшләре бик күп. Алар парламент утырышларына җыелалар, яңа законнар чыгаралар, сайлаучылар белән очрашалар, халыкны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышалар, ягъни илдәге, республикадагы, шәһәрдәге (авылдагы) тормышны яхшырту өчен тырышалар.
Сез ничек уйлыйсыз, кем депутат була ала?
Безнең ил гражданы булган 21 яшькә җиткән һәр кеше депутат булып сайлана ала.
Әйдәгез, видеоролик карап, парламентта закон чыгару барышы белән танышыйк.
(Татарстан Республикасы Дәүләт Советы турындагы видеоролик күрсәтелә).
нәтиҗә ясау һәм әңгәмә оештыру өчен:
(Шулай итеп, башта закон проекты әзерләнә (эшләнә). Депутатлар закон проектын өйрәнәләр, аннары утырышларда-сессияләрдә фикер алышалар.Үзләренең тәкъдим – төзәтмәләрен әзерлиләр, бу тәкъдим – төзәтмәләрне тавыш бирү юлы белән йә кабул итәләр, йә кире кагалар. Закон проекты тулысынча әзер булгач, яңадан тавыш биреп, законны кабул итәләр. Шулай итеп, закон туды. Аны Президентка юллыйлар. Әгәр закон Россия (Татарстан) гражданнары өчен кулай икән, Президент аңа кул куя, әгәр дә туры килеп бетми икән, андый закон кире кагыла һәм, эшләүне дәвам итү өчен, парламентка кире кайтарыла. Әмма закон ил яисә республика Президенты кул куйганчы үз көченә керә алмый. Безнең республикада барлык законнар да ике дәүләт телендә, ягъни татар һәм рус телләрендә кабул ителә).
Нәтиҗә: Закон Президент кул куйгач һәм массакүләм мәгълүмат чараларында (газеталарда) басылып чыккач кына үз көченә керә.
Безнең илнең Президенты кем? (Дмитрий Анатольевич Медведев)
Ә безнең республика Президенты кем? (Минтимер Шәрипович Шәймиев). Президентларның портретлары белән слайдлар күрсәтелә.
Законга кул куелды. Яхшы закон! Ә аны кем тормышка ашыра?
Законнарны башкарма органнар – илнең яисә республиканың хөкүмәте тормышка ашыра. Хөкүмәт составына аның Рәисе һәм әгъзалары керә.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе кем? (Владимир Владимирович Путин)
Ә Татарстан Республикасының Премьер-министры (хөкүмәт җитәкчесе) кем? (Рөстәм Нургалиевич Миннеханов)
Хөкүмәт составына тагын министрлар керә. Мәсәлән: Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Андрей Александрович Фурсенко, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Харис улы Гыйльметдинов. Сезгә нинди фәннәр өйрәнергә кирәк, һәр көнне ничә дәрес булырга тиеш, сезне арытмас өчен, өйгә эшне нинди күләмдә бирергә? Боларның барысын да алар хәл итә.
Законнар үтәлешен кем күзәтә?
Дәүләттә законнарның үтәлешен тикшереп торырга кирәк. Ил эчендәге тәртипне суд, милиция, иминлек органнары тәэмин итә. Һичшиксез, һәр дәүләтнең үз армиясе була.
Депутат Бакиров Рөстәм Сәйфулла улы белән очрашу.
Балалар, сез ничек уйлыйсыз? Законнарны, бигрәк тә тормышыбызны имин һәм уңайлы итә торган законнарны язу авырмы? Әйдәгез, бу турыда кунагыбыз – Дәүләт Советы депутаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган табибе, югары квалификацияле хирург, медицина фәннәре кандидаты, 18 нче хастаханәнең баш табибе Бакиров Рөстәм Сәйфулла улыннан сорыйк әле.
Рөстәм Сәйфуллович, әйтегез әле, зинһар, Сез балачакта ниләр белән шөгыльләндегез, нәрсәгә омтылдыгыз?
Нинди шәхси сыйфатларыгыз Сезгә депутат булырга ярдәм итте? Дәүләт Советында нинди эш башкарасыз?
Балалар, Рөстәм Сәйфулла улы Бакировка, чыгышыннан соң, аның депутат эшчәнлеге турында да сораулар бирергә мөмкин.
Эшлекле уен: “Мәктәптә кесә телефоныннан файдалану кагыйдәләре” дигән закон проекты әзерләү.
Хәзер мин сезгә бераз вакытка үзегезне депутатлар итеп күзалларга тәкъдим итәм. Сыйныф ике төркемгә бүленә, һәр төркем “Мәктәптә кесә телефоныннан файдалану кагыйдәләре” дигән закон проекты әзерләргә тиеш.
Проект эшләүнең алгоритмы (экранда):
- Закон проектының әһәмиятен нигезләү.
- Әһәмиятен исәпкә алып, закон проектының статьяларын планлаштыру.
- Закон проекты статьяларын эшләү.
- Закон проектының презентациясе.
- Төзәтмәләр кертү.
- Закон проектын күпчелек тавыш белән кабул итү.
Закон проектын әзерләүгә 10 минут вакыт бирелә. Эш вакытында сез безнең кунагыбыз Рөстәм Сәйфулловичка мөрәҗәгать итә аласыз, мөстәкыйль рәвештә дә эшләргә мөмкин.
Төркемдә эшләгәндә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк (экранда):
- Төркем фикере – дөрес.
- Төркемнән бер кеше чыгыш ясый.
- Төркем үз дәлилләрен бәян итте, аңа сораулар бирергә мөмкин.
- Чыгыш ясаганда сөйләүчене бүләргә ярамый.
- Сорауларны чыгыш ясау тәмамлангач кына бирергә.
- Төзәтмәләр кабул ителә.
Ике төркемдәге депутатларның да чыгышларыннан соң күпчелек тавыш белән закон кабул ителә һәм раслана. (Билгеләнгән алгоритм буенча укучыларның мөстәкыйль эше)
Сез бик мөһим эш башкардыгыз: закон әзерләп, аны кабул иттегез. Бу законга хәзер һәркайсыгыз буйсынырга тиеш. Аны бит сез үзегез эшләдегез!
Дәрескә йомгак
Уйлагыз һәм безнең кунагыбыз Рөстәм Сәйфулла улы Бакировка, ул тормышка ашыра алырлык нинди тәкъдим бирә алыр идегез, язып бирегез. (Тәкъдимнәр депутат Р.С. Бакировка тапшырыла).
Кулланылган әдәбият, сайт материаллары:
- Потапов И.В., Саплина Е.В., Саплин А.И. Әйләнә-тирә мохит, 3 сыйныф, 2 бүлек. – М.: АСТ-Астель, 2008г.
- http://festival.1september.ru
- http://ru.wikipedia.org
- http://kids.samgd.ru/province
- http://prm.ru
- http://www.gossov.tatarstan.ru
- http://www.gov.ru