11 нче сыйныф укучылары өчен парламент дәресе
Тема: Законнар кайда барлыкка килә?

С.М. Киров исемендәге Казан дәүләт
технология университетының
социаль һәм сәяси конфликтология
кафедрасы өлкән укытучысы,
Казан шәһәре Совет районы «93 нче гимназия»
муниципаль гомуми белем учреждениесенең
хокук белеме укытучысы
Лучшева Людмила Владимировна

Аңлатма язуы

Дәрес барышында укытучы тәкъдим иткән белемнәрне шушы дәрес эшкәртмәсе ахырындагы әдәбият һәм чыганаклар исемлегеннән тулыландырырга мөмкин. Тәкъдим ителгән эчтәлектән укытучы укучыларның белем дәрәҗәсенә, мәктәп куйган таләпләргә һәм уку-укыту профиленә тәңгәл килә торган блокларны сайлый ала. Дәрес формасы лекция, презентация, семинар яисә катнаш дәрес булырга мөмкин. Бер дәрес 2 академик сәгатькә исәпләнгән.

 

Дәреснең тибы интеграль дәрес:
җәмгыять белеме,
Россия тарихы,
татар халкы һәм Татарстан тарихы,
хокук белеме.
Дәреснең формасы: катнаш дәрес.

 

Дәреснең максаты: укучыларның законнар чыгару мәсьәләләренә караган белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту. Дәреснең бурычлары:

  • укучыларның Россия һәм Татарстан тарихы курсларында өйрәнеп үтелгән Россия һәм аның регионнарындагы парламентаризм үсешенә кагылган мәгълүматларын гомумиләштерү (Татарстан Республикасы үрнәгендә);
  • укучылардагы Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең законнар чыгару өлкәсендәге мәсьәләләренә караган белемнәрен киңәйтү;
  • укучыларда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасындагы законнар чыгарырга хокуклы органнарның вәкаләтләрен өйрәнүне системалаштыру һәм тагын да тирәнәйтү;
  • биремнәрне эшләү барышында танып белүгә һәм иҗатка этәрүче күнекмәләрне арттыру, Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен алган белемнәрне камилләштерү.

Дәрескә әзерләнү

Укучылар дәреснең темасын алдан беләләр, алар белем дәрәҗәләренә туры килә торган үзләрен кызыксындырган проблематикага караган аерым иҗади биремнәрне алдан алганнар. Иҗади биремнәр дәрестә презентация һәм чыгыш ясау формаларында үткәрелә, ә инде фикер йөртүгә һәм үзконтрольгә корылган мәсьәләләр укучыларга дәрес барышында бирелә.

Дәреснең эпиграфы

«Парламент ярдәмендә идарә итү -
халыкның сәяси яктан җитлеккән булуын күрсәтүче бер билге».

Дәрес барышы

1. Укучыларның темага кагылышлы белемнәрен актуальләштерү (2-3 мин).

Укытучының дәрес максатларын һәм мәсьәләләрен ачыклаучы кереш сүзе. Чыгыш барышында укытучы укучылар белән эвристик әңгәмә кора ала:

Россия Федерациясенең идарә итү формасы – республика. Европа сәяси традииясендә парламент булып саналган органның эшчәнлеге Россия Федерациясенең конституция принципларына нигезләнгән законнар чыгара торган органның эшчәнлегенә туры килә.

Парламент (французчадан- parler- сөйләү) - закон чыгару вазифаларын башкаручы гомуммилли вәкилләр учреждениясе. Хәзерге заман парламентлары XIII- XV гасырларда барлыкка килгән законнар чыгаручы катламнар учрежденияләренең варислары. 1549 елда Иван Грозный тарафыннан чакырылган Земский собор нәкъ шундый учрежденияләрнең берсе булган. Парламентлар, законнар чыгару вазифаларын башкаручы вәкилләр учреждениясе буларак, XVIII-XIX гасыр ахырындагы буржуаз революцияләрдән соң гына киң таралыш табалар. XX гасыргача парламентлар ике палатадан торган, ә инде XX гасырдан алып күп илләрдә бер палаталы парламентлар эшләп килә.

Дәүләт хакимиятенең законнар чыгарырга хокуклы органнары гадәттә ничек барлыкка килә? (Сайлаулар) Ни өчен сайлаулар соң? (Укучылар демократиянең тарихи үсеше турында сөйлиләр. Демократия - ил белән идарә итүдә вәкилләрне гади гражданнар арасыннан да сайлауны күздә тота).

Югары палаталар башка төрле ысуллар ярдәмендә дә барлыкка килергә мөмкин. Кайсы илдә барлыкка килүенә карап, шул илнең традицияләренә таянып, парламентларга вәкилләр я билгеләнәләр, яисә аларның вәкаләтләре нәселдән нәселгә күчеп килә. Түбәнге палаталарга караганда югары палата вәкилләренең хокуклары чикле.

 

2. Укучыларның Россиядәге беренче парламент турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту. (10-15 мин.)

XX гасыр башында Россиядә барлыкка килгән беренче парламент проблемасын ике чорга бүлеп, презентация ярдәмендә күрсәтеп була:

совет властена кадәрге чор (1905 елның 17 октябрендәге «Дәүләт тәртипләрен камилләштерү» дип аталган Патша хәзрәтләре Манифесты) һәм совет чоры.

Укучыларның Россиядәге беренче Дәүләт Думасына (1906-1917) Казан губерниясеннән татар вәкилләре турындагы презентациясе дә нәкъ шулай ук күрсәтелә ала.

Укучылардан парламентның төп вазифасын искә алу сорала (законнар чыгару һәм кабул итү). Укучылар белән, XX гасыр башында парламент алдында торган кичектергесез мәсьәләләрне искә төшереп үтәргә була.

 

3. Иң мөһим төшенчәләрне ныгыту (3-5 мин.)

Вәкилләр властеның тарихи үсеше барышында парламентаризм дигән сәяси-хокук күренеш барлыкка килә. Парламентаризм – ул демократик илләрдә югары дәүләт властен оештыру һәм эшләтү системасы. Демократик илләрдә власть закон чыгару власте һәм башкарма властена аерыла.

Дәүләт органнары эшчәнлегендә иң мөһим принципларның берсе- законлылык. Законлылык – демократик сәясәт режимының иң әһәмиятле билгесе. Законлылык буенча барлык субъектлар да хокуки таләпләрне катгый рәвештә тормышка ашыралар.

Закон – ул югары законнар чыгаручы орган тарафыннан кабул ителгән яисә халыкның үз ихтиярын белдерүенә нигезләнгән норматив хокук акт.

(Билгеләмәләрне дәфтәрләргә язарга булла).

 

4. Логик фикерләүгә нигезләнән күнекмәләрне эшкәртеп җиткерү (5-7 мин.)

Алдагы фикерләрне сез ничек аңлыйсыз: «Закон кимчелек һәм бозыклыкларны юкка чыгарырга, ә яхшылыкны үстерергә тиеш» (Цицерон, рим хокук белгече)

«Законнар гади кешеләр өчен языла, шуңа күрә дә алар гади кагыйдәләргә нигезләнгән булырга тиеш» (Т.Джеферсон).

 

5. ТР ның Дәүләт Советы турында фильм карау.

6. Телдән яисә язма лаборатор эш формасында документ текстлары белән эшләү күнекмәләрен эшкәртеп җиткерү. Эш вариантларга һәм иҗат группаларына бүленә ала (10-20 мин. эшнең күләменә авырлыгына карап).

Россия Федерациясенең Конституциясе текстлары белән эшләү 994-109 б) һәм Татарстан Республикасы Конституциясе текстлары белән эш (67-77 б).

Россия Федерациясенең парламенты ничек дип атала?

Татарстан Республикасының парламенты ничек дип атала?

Эш таблица ярдәмендә күрсәтелә ала:

Россия парламенты

1. Россия Федерациясенең Федераль Җыелышы
РФ Конституциясендә ничек билгеләнгән?
_ _ _
2. Федерация Советына кемнәр керә? _ _ _
3. Дәүлүт Думасына депутат итеп кем сайлана ала? _ _ _
4. Совет Федерациясе һәм Дәүләт
Думасының вазифаларын атагыз
_ _ _
5. Федераль законнарны кабул итү тәртибе нинди? _ _ _

Татарстан Республикасы парламенты

1. ТР Конституциясендә ТР Дәүләт
Советының урыны ничек билгеләнгән?
_ _ _
2. ТР Дәүләт Советына депутат итеп
кем сайлана ала?
_ _ _
3. ТР Дәүләт Советының эшчәнлеге
нидән гыйбарәт?
_ _ _
4. Республика законнарын кабул
итү тәртибе нинди?
_ _ _

7. Укучыларның темага караган белемнәрен тирәнәйтү (10-20 мин).

Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында законнар кабул итү процедурасы чыгыш ясау яисә презентация формасында булырга мөмкин.

Законнар чыгару процедурасында президентның ролен презентация, чыгыш ясау формасында күзалларга мөмкин. Яисә киләсе сораулар буенча РФ һәм ТР Конституцияләренең текстлары белән эшләү:

РФ Президентына Федераль Җыелышка карата нинди вәкаләтләр йөкләнгән?

ТР Президентына аның Дәүләт Советына карата нинди вәкаләтләр йөкләнгән?

Ни өчен РФ һәм ТР Конституцияләре президентларга парламент кабул иткән законнарны кире кагу мөмкинлекләре бирде? Бу ничек тормышка аша?

 

8. Яңа материалны ныгытуны схемалар һәм текст ярдәмендә күрсәтеп булла. (7-10 мин).

9. Дәресне йомгаклау: укытучы парламентаризм килеп чыксын өчен җәмгыятьтә нинди шартлар тудырылырга кирәклеген дәрес эпиграфына таянып, алган белемнәргә нәтиҗә ясап тәмамлый.

УКЫТУЧЫ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ МӘГЪЛҮМАТ

Законнар чыгару техникасы

Дәүләт тормышының һәм иҗтимагый тормышның хокукый яклары күп күренешләр һәм процесслар белән бәйле. Юридик шәхесләр һәм гражданнар бик күп. Властьларның бар көче закон чыгару һәм законнарны саклауга юнәлдерелгән.

Законнар чыгару техникасы ул - закон текстын әзерләгәндә кулланыла торган кагыйдәләр системасы. Белгечләр бу кагыйдәләрнең берничә үзара бәйле булган элементларын ассызыклыйлар:

А- танып белү-юридик;
Б- логик;
В- тел;
Г-документаль-техник;
Д-процедура элементы.

А. Танып белү - юридик элемент – хокук һәм законнарның иҗтимагый тормышны чагылдыруына бәя бирү. Иҗтимагый тормыштан законнар куллануга яраган процесслар һәм мөнәсәбәтләр алына. Барлык мөнәсәбәтләр дә законар белән тәртипкә салынмый. Әле асзакон актлары һәм үзеннән - үзе көйләнү ысуллары да бар. Шуңа күрә, тәртипкә законнар белән салыначак мөнәсәбәтләрне сайлаганда белгечләр алдагы принципларга таяналар:

а) җәмгыять, дәүләт һәм гражданнар өчен зур әһәмияте;
б) тотрыклылык;
в) беренчел-норматив тәртипкә салу;
г) Конституция тарафыннан алдан билгеләнгән булуы;
д) законга караган субъектның хокуклы булуы.

Б. Хокук белгечләре өчен хокукый логика - иң кирәкле белемнәрнең берсе.
В. Законнарның теле - үзенә генә хас булган логик- лексик тел:

а) законнар телендә юридик тел кулланыла;
б) бу тел кыска сөйләмле, бер мәгънәле һәм аңлаешлы булырга тиеш. Аның чикләре булырга тиеш - монда метафоралар, образлы әйтемнәр, архаик сүзләр, чит тел сүзләре һәм терминнары, гадиләштерелгән шартлы сүзтезмәләр кулланырга ярамый.

Г. Закон структурасы бөтен хокук материалының тоткасы булып тора. Закон шартлы рәвештә кисәкләргә бүленә, гомумидән конкрет нигезләүгә күчүне күздә тота.

Закон текстын рәсмиләштергәндә кайбер кагыйдәләрне белү мөһим:
а) ачык төгәл итеп язылган исеме;
б) гомуми нумерация;
в) законның бүлекләрен гарәп цифрлары яки хәрефләре белән билгеләү;
г) Дәүләт Думасының законны кабул иткән вакытын һәм Федерация Советы тарафвннан хуплануын, Россия Федерациясе Президентының законга кул куюын билгеләү;

5. Законның регистрацион номеры.
Д. Закон проектын әзерләүдә сакланырга тиешле тәртип:
а) беренчел тестны әзерәү;
б) текст буенча фикер алышу һәм килешү;
в) бәяләмә алу;
г) тиешле документларны әзерләү – аңлатма язуы, финанс икътисади яктан РФ Хокүмәте бәяләмәләре (РФ Конституциясе 104 маддәсе, 3б), федераль дәрәҗәдәге актларның кире кагылган һәм үзгәрелгән исемлеге; д) закон проектын гамәлгә кертү тәртибе;
е) башка таләпләр.

 

Законнырны кабул иткәндә һәм үзгәрткәндә сакланырга тиешле гомуми кагыйдәләр шундыйлар. Аларны үтәмәү – юридик хаталар эшләүгә китерә.

Президент ветосы.

Парламент кабул иткән законнарның дәүләт башлыгы тарафыннан кире кагылуы күп дәүләтләрнең конституцияләрендә каралган. Закон чыгаручы органнар кабул иткән законнарны кире кагу хокукын файдаланып, дәүләт башлыгы башкарма хакимият ихтыяҗларын яклау мөмкинлеген ала.

Дәүләт хакимияте органнары тарафыннан кабул ителгән законнарны дәүләт башлыгының кире кагу хокукы мәгънәсе шул дәрәҗәдә әһәмиятле ки, хәзерге чор конституцион хокук өлкәсендә ул махсус хокукый институт буларак карала. Юридик әдәбиятта, публицистикада, сәяси кулланылышта бу институтны еш кына “вето” (латин телендә “veto”, “тыям” мәгънәсендә) дип атыйлар.

Күпчелек илләрнең законнар чыгару практикасыннан вето хокукы башкарма хакимиятнең законнар чыгара торган хакимияткә көчле йогынты ясавы күренә.

“Президент ветосы” дигән төшенчә юридик әдәбиятта Президентның парламент тарафыннан кабул ителгән, әмма әле көченә кермәгән законны кире кага алу хокукы дип аңлатыла.

 

Президент һәм парламент цивилизацияле мөнәсәбәтләр саклаганда, конституцион судның роле эзлеле булганга ветоны җиңеп чыгудагы авырлыклар принципиаль әһәмияткә ия түгел. Әгәр Президент дәүләт башылыгы буларак җәмгыятьчелек һәм дәүләт структуралары өчен чын мәгънәсендә авторитет булса, вето хокукы һәрвакыт көчкә ия.

Россия Федерациясенең конституцион законарына дәүләт башлыгы тарафыннан кул куелырга тиеш (РФ Конституциясенең 108 маддәсе) – аның бу законнарны федераль законнар кебек кире кагарга хаклы юк (РФ Конституциясенең 107 маддәсе, 3 бүлек).

Россия Федерациясендә 1990 нчы еллар урталарында Президент ветосы шактый еш кулланылды. Президент Б.Н.Ельцин моны кабул ителә торган законнарның юридик яктан түбән сыйфатлы булуы, Конституциягә, Гражданлык кодексына, гамәлдәге башка федераль законнарга каршы килүе, шулай ук федераль бюджеттан өстәмә ассигнованияләр таләп итүче закон проектларына хөкүмәтнең нәтиҗәләр ясамавы белән аңлата иде. “Болар барысы да, - дип әйтә иде Президент, - мине юридик контроль инструменты сыйфатында президент ветосын кулланырга мәҗбур итә иде”. (“Россия, за которую мы в ответе” Федераль җыенына РФ Президенты юлламасыннан, 23 март, 1996 ел).

Юридик яктан түбән сыйфатлы дигән сылтау белән законнарыны кире кагу бүген инде бик аз күзәтелә. Әмма В.В.Путин әйткәнчә, законның булмавына караганда сыйфатсызы булса да, яхшы дигән принцип безнең өчен кулай түгел. Хокукый тәртип законнар саны күплеге белән түгел, ә аланың сыйфатлы булуы белән ныгый.

Кабул ителгән законнарга Президент ветосы күпчелек очракта аларнаң сыйфатын яхшыртуга стимул бирә, коллизия һәм дефектларны бетерүгә этәрә.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының гамәлдәге составының социаль портреты.

2009 нчы елның 1нче мартында Татарстанда дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булып узды. Гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә партия исемлекләре буенча 50, бер мандатлы округлардан 50 – барлыгы 100 депутат 5 елга сайланды.

Депутатларның яшь группалары: 30 яшькә кадәр – 6 депутат, 30-40 яшьләрдә – 8 депутат, 40-50 яшьләрдә - 27, 50-60 яшьләрдә - 37 һәм 60тан югары 21 депутат.

Парламентның милли составы: татарлар – 65 депутат, руслар – 32 депутат, 1әр мордва һәм чуаш милләтле депутатлары.

Парламент депутатларының белем дәрәҗәсе: 98 депутат югары белемле, 1 депутат махсус урта белемле, 9 депутат – фәннәр докторы, 29 депутат – фәннәр кандидаты. Депутатларның җенси составы: 14 хатын-кыз, 85 ир-ат.

Депутатларның профессиональ составы: медицина белгечләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, юристлар, журналистлар, галимнәр, эшмәкәрләр. Сәнәгатьнең төрле тармак хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре; транспорт, элемтә, төзелеш сферасы хезмәткәрләре, җитәкчеләре, хәтта вакытлыча эшсезләр дә бар. 20 депутат парламентта даими нигездә эшләр өчен сайланган, калганныры депутатлык вазифаларын үтәүче төп эшләре белән бергә алып баралар.

Депутатларның түбәндәге берләшмәләре оешкан: “Бердәм Россия2 партиясе фракциясе парламентының күпчелеген тәшкил итә, РФ Коммунистлар партиясе фракциясендә 6 депутат, “Татарстан – Яңа Гасыр” да 15 кеше. Законнар проектын эшләү һәм Дәүләт Советына караган мәсьәләләрне әзерләү өчен 7 профильле комитет оештырылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлеген оештыруны тәэмин итүче орган булып Президиум тора, аның составында 13 депутат.

 

Өйрәнелгән материалның укучылар тарафыннан үзләштерү өчен тест:

1. Россиядә дәүләт хакимлеген тормышка ашыралар (җавапның берничә вариантын сайла):
А. РФнең генераль прокуроры
Б. РФнең Президенты
В. РФнең Үзәк Банкы
Г. Федераль җыен (Федерция Советы һүм Дәүләт Думасы)
Д. Россия демократик партиясе
Е. РФ хөкүмәте
И. РФ Президент Аппараты

2. Өч варианттан берсен сайлап алып, җөмләне тәмамала:
Хакимияттә бүленешнең асылы шунда ки...
А. Бер хакимият эш итә, калганнары эшчәнлекләрен туктаталар
Б. Хакимиятнең өч тармагы – законнар чыгаручы, башкаручы һәм суд – бер-берсеннән бәйсез
В. Һәр хакимият - законнар чыгаручы, башкаручы һәм суд – берничә мөстәкыйль инстанцияләргә бүленә.

3. Россия парламенты – Федераль Җыен нинди ике палатадан тора:
А. Союз Советы
Б. Милләтләр Советы
В. Федерацияләр Советы
Г. Дәүләт Думасы
Д. Сенат
Е. Министрлыр Советы

4. Ничә яшьтән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат булырга мөмкин?
А. 18 яшьтән
Б. 21 яшьтән
В. 30 яшьтән

5. Ничә яшьтән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат булырга мөмкин?
А. 18 яшьтән
Б. 21 яшьтән
В. 30 яшьтән

6. Норматив-хокукый актлар арасында иң югары юридик көчкә ия:
А. Президент Указы
Б. Оборона министры приказы
В. РФ Хөкүмәте карары
Г. РФ Конституциясе

7. Хакимият тармаклары һәм аларның вәкаләтләре арасында тәңгәллек урнаштыр:

 

Хакимият тармаклары Вәкилләре
А. Законнар чыгаручы хакимият 1. Законнар чыгара
Б. Башкарма хакимият 2. Хокукларны яклый
В. Суд хакимияте 3. Кабул ителгән карарларны тормышка ашыра

 

 

8. Законнар чыгару процессына керми:

А. Законнар чыгару зарурлыгын ачыклау;
Б. Закон проекты
В. Законның Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителүе
Г. Законны Федерация Советына юллау
Д. Законга Президент кул кую
Е. Проектны Дәүләт Думасы карамагына чыгару
Ж. Закон проектын массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру

 

9. Татарстан Республикасы Законнары кабул ителә һәм басылып чыга:

а. Татар телендә
б. Рус телендә
в. Татар һәм рус телендә

 

10. Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында законны кире кагу хокукы кемгә карый:

А. Федерация Советына
Б. Президентка
В.Дәүләт Думасына
Г. Дәүләт Советына

 

Дәрескә әзерләнү өчен әдәбият һәм чыганаклар

  1. РФ Конституциясе.
  2. Татарстан Республикасы Конституциясе.
  3. 3аконнар чыгару техникасы: Фәнни-гамәли ярдәмлек. – М.: Городец, 2000.-271 бит.
  4. Окуньков Л.А. Президент ветосы. М.: Городец: Хокук формуласы, 1999.-347 бит.
  5. Морозов О.В. Заманнар чакырышы //Казан. – 2006. - № 3. – 15-20 бит.
  6. Мөхәммәтшин Ф.Х. Татарстанда парламентаризм үсеше //Казан. – 2005. - № 4. – 9-18 бит.
  7. Никитин А.Ф. Дәүләт һәм хокук нигезләре. 10-11 кл. – М.: Дрофа, 1999. – 416 бит.
  8. Николаев А.Б. 1917 нче елда Россия парламентаризмы. //Кентавр. – 1995г - № 2. – 27-86 бит.
  9. Романов Р.М. ХХ гасыр башы Россия парламенты //Социаль-гуманитар белем. – 1999. - № 2. – 174-188 бит.
  10. Россия парламентаризмы: тарихи тәҗрибә һәм заманча үсеш тенденцияләре: доклад һәм материаллар җыентыгы. Дәүләт Думасының 100 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция. 23 март, 2006 ел. Казан: Матбугат йорты, 2006. – 279 бит.
  11. Скобов А. Россия парламентаризмы башлангычы //Посев. – 1996. - № 2. – 52-54 бит.
  12. Таһиров И.Р. Кире кайтмый торган юл //Казан. – 2006. - № 3. – 13-14 бит.
  13. Ткаченко В.Г. Россиядәге парламентаризм: үзенчәлекләре һәм формалашу этаплары //Россия хокук журналы. – 2001. - № 6. – 145-153 бит.
  14. Усманова Д. 1906-1917 елларда Россия Дәүләт Думасында Казан губерниясеннән сайланган депутатлар. – Казан, Татар китап нәшрияты, 2006. – 495 бит.
  15. Юридик энциклопедия. 5 нче басма. – М., 2005.