на главную | карта сайта | rss | язык: рус тат
Сегодня 25 апреля 2024
Организацию работы Государственного Совета Республики Татарстан обеспечивает Президиум Государственного Совета Республики Татарстан.

статья 83 Конституции Республики Татарстан
Деятельность
Медиа-материалы
Фотоколлаж посвященный 25-летию становления парламентаризма в современной истории Татарстана
Сервис «Общественное обсуждение проектов нормативных правовых актов»
Сервис
Фотогалерея событий
23 ноября 2016
XLVIII заседание Ассоциации законодательных (представительных) органов государственной власти субъектов Российской Федерации Приволжского федерального округа
Все события
Депутатский корпус
Сотрудничество
Официальный сайт Московской городской ДумыГоссовет Республики Коми
Государственное Собрание - Курултай Республики БашкортостанЗаконодательная Дума Хабаровского края



 5 – 8 нче сыйныф укучылары өчен парламент дәресе
Тема: Законнар кайда туа

Татьяна Алексеевна Обухова,
Казан шәһәре Совет районы
«90 нчы гимназия»
муниципаль белем бирү учреждениесенең
II квалификация категорияле тарих һәм
җәмгыять белеме укытучысы

Максатлар һәм бурычлар:

  • «Конституция», «хакимиятләрне бүлешү принцибы», «президент», «Дәүләт Советы», «депутат» төшенчәләренең мәгънәсен аңлату;
  • Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында хакимият органнары системасын аңлату һәм тасвирлау;
  • законнарга карата ихтирамлылык, закон һәм дәүләт алдында җаваплылык хисләре тәрбияләү хакында уйлану;
  • түбәндәге төп күнекмәләр булдыруны дәвам итү:
  • анализ ясый һәм чагыштыра белү, эвристик әңгәмәдә һәм дискуссиядә катнашу;
  • документлар белән эшләү, текстның асылын аңлату, үзләштерелгән материалны актуальләштерү.
Дәреснең тибы: сәяхәт-дәрес.
Дәрес кулланмалары: «Җәмгыять белеме» дәреслеге (авторлары: А.И. Кравченко һәм Е.А. Певцова), эш дәфтәре, Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, «Microsoft Office PowerPoint» электрон слайд презентациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы турында видеофильм.

Дәреснең планы:

  1. Оештыру.
  2. Яңа материалны өйрәнү.
    1. «Конституция» төшенчәсенә билгеләмә.
    2. Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында хакимият органнары системасы.
    3. Закон кайда һәм ничек туа?
    4. Депутатлар һәм аларның җәмгыятьтәге роле.
  3. Дәрескә йомгак ясау.
  4. Өйгә эш.

Дәреснең барышы:

  1. Оештыру.
  2. Яңа материалны өйрәнү.

Кереш.

Укытучы: Б.э. кадәр IV гасырда Кытай философы Шан Ян, үзе уздыра торган реформаларга мөнәсәбәтне күздә тотып, бернинди икеләнүләргә урын калдырмый торган һәм общиначыларны дәүләт законнары көченә ышанырга мәҗбүр итә торган махсус указ чыгара. Указның асылы шуннан гыйбарәт: башкаланың төньяк капкасыннан көньяк капкасына бер бүрәнә күчергән һәр затка 10 алтын тәңкә бүләк вәгъдә ителә. Моңарчы мондый зур бәянең ишетелгәне дә булмый. Халык гаҗәпләнә, әмма урыныннан да кузгалмый. Шуннан соң мәйданда бүләкнең 50 алтын тәңкәгә кадәр арттырылуы турында хәбәр ителә. Ниһаять, берәү табыла, ул, бөтен халык алдында бүрәнәне иңнәренә салып, шәһәрнең бер башыннан икенче башына күчереп куя. Чыннан да, аңа бөтен халык алдында 50 алтын тәңкә тапшырыла. Боларны Шан Ян общиначыларны законнар көченә ышандыру өчен эшли.

Сыйныфка сораулар:

  1. Бу риваять нәрсә турында?
  2. Риваятьнең төп идеясен атагыз.
(Укучыларның җаваплары тыңлана).

Дәреснең темасын, уку нәтиҗәләрен һәм барышын игълан итү.

Укытучы: Уйлагыз әле, риваятьнең эчтәлеге белән безнең дәреснең темасы арасында нинди бәйләнеш бар? (Укучыларның фикерләре тыңлана). Алдагы дәресләрдә без «закон» терминының мәгънәсен өйрәнгән булсак, бүгенге дәрестә исә без законнарның кайда тууы турында белербез, депутатларның кемнәр булуын һәм безнең тормышыбызда аларның ролен ачыкларбыз, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары системасын өйрәнербез.
- Ничек уйлыйсыз, бу сорауларга җаваплар эзләүне без нәрсәдән башларга тиеш?
(Балалар үз фикерләрен әйтәләр).

I. «Конституция» төшенчәсенә билгеләмә.

Укытучы: Куйган сорауларга ачыклык кертү өчен мин сезгә «Законнар дөньясы» дип аталган гаҗәеп бер илгә сәяхәт кылырга тәкъдим итәм. Беренче тукталышыбыз «Конституция – илнең төп законы» дип аталган станция булыр.

Укытучы: «Конституция» сүзе сездә нинди ассоциация тудыра?
(Тактада укучылардан алынган җаваплар языла).

Укытучы: Ә хәзер тикшереп карыйк, интуициягә нигезләнеп, «конституция»гә ни дәрәҗәдә төгәл билгеләмә бирә алдык икән һәм иң отышлы билгеләмә кемнеке. Әйдәгез укып карыйк, дәреслек авторы әлеге төшенчәгә нинди билгеләмә биргән икән (96 нчы бит).

Укытучы: «Конституция» термины латин сүзеннән килеп чыккан: constitution – «корылыш, билгеләү, урнаштыру» дигәнне аңлата. Ул җәмгыять һәм дәүләт корылышын, хакимият органнарын төзү тәртибен һәм принципларын, сайлау системасын, гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели.

Аңлату барышында тактада түбәндәге схема эшләнә:
 

 

II. Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында хакимият органнары системасы.

Укытучы: Сәяхәттә безнең чираттагы тукталышыбыз «Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында хакимият органнары системасы» дип атала.

Бирем:

«Законнар дөньясы» на юл күрсәткечебездә «Россия Федерациясендә дәүләт хакимияте органнары системасы» схемасы сурәтләнгән.

Әйдәгез, аны игътибар белән карыйк, ул схема тәмамланмаган, рәссам, күрәсең, ашыккандыр, аны эшләп бетермәгән.

Алдагы станциядә алган белемнәребезне һәм түбәндәге терминнарны кулланып, ул башлаган эшне тулыландырыйк: Президент, Югары Арбитраж Суды, Федераль Собрание, Югары Суд, Дәүләт Думасы, Хөкүмәт, Федерация Советы, Конституция Суды.
 

Укытучы: Схемага игътибар белән карагыз. Анда безнең Конституциядә хакимиятләрнең бүленеш принцибының беркетелүе ачык күренә (хакимиятнең һәр тармагы үз бурычларын башкара).

– Безнең дәүләттә хакимиятнең нинди өч тармагы бар?
– Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен алар аерым-аерым тора?

Чыннан да, хакимиятләрнең бүленеш принцибын гамәлгә ашырып, хакимиятнең төрле тармакларына караган дәүләт органнары, үзара бәйләнештә торып һәм бер-берсен тулыландырып, үз вакаләтләрен мөстәкыйль башкаралар.

Укытучы: Балалар, сез Татарстан Республикасының Россия Федерациясе субъекты булуын беләсез. Аның үзенең хакимият органнары системасы бар. Әйдәгез, Татарстан Республикасы Конституциясе тексты нигезендә «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары» схемасын төзеп карыйк. Безгә бу эштә алдагы тукталышта үзләштергән белемнәребез һәм түбәндәге терминнар ярдәмгә килер: Президент, Дәүләт Советы, Конституция суды, Министрлар Кабинеты.

Фикер алышуны йомгаклап, нәтиҗә ясала.

III. Законнар кайда туа?

Укытучы: Балалар, алдагы тукталышларда без Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары структурасын карадык, Конституция – илнең төп законы булуын белдек; ә менә чираттагы тукталышыбызда законнарның кайда барлыкка килүен ачыкларга тиеш булабыз. Һәм моны без үзебезнең республика мисалында башкарырбыз. Шулай итеп, чираттагы тукталышыбыз «Законнар кайда туа?».

Әлеге сорауга җавап табу өчен мин сезгә видеофильм карарга тәкъдим итәм. Ул сезнең өчен бик кызыклы булыр. (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы турындагы видеофильм карау).

 

  • «Законнар кайда туа?» дигән сорауга хәзер ничек җавап бирер идегез? (Парламентта).
  • Татарстан Республикасы парламенты ничек атала? (Дәүләт Советы).
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советын кем җитәкли? (Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы).
  • Дәүләт Советының төп бурычы нидән гыйбарәт? (Республика Конституциясен, Татарстан Республикасы законнарын кабул итү һәм аларга үзгәрешләр кертү, аңлатмалар бирү).
  • Закон проектларын эшләү өчен оештырылган комитетларны атагыз? (Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты; Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты; Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты; Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты; Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты; Социаль сәясәт комитеты; Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты).
  • Сез нинди законнар беләсез? («Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законы; Татарстан Республикасы Гаилә кодексы; Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексы; Бюджет кодексы; «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законы; «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законы; Сайлау кодексы; Татарстан Республикасы Экология кодексы һәм башкалар).

IV. Депутатлар һәм аларның җәмгыятьтәге роле.

Укытучы: Чираттагы һәм соңгы тукталышыбыз да сезнең өчен мавыктыргыч булачагына аз гына да шигем юк, чөнки ул «Депутатлар тукталышы» дип атала.
Бирем.
  • Балалар, кемнәр алар депутатлар?
  • Сез ничек уйлыйсыз, депутат – һөнәрме әллә табигый сәләтме?
  • Ничек итеп депутат булырга?
  • Ничә яшьтән депутат булып була?
Укучыларның фикерләре тыңлана.
– Мин сезгә, тукталышны «җанландырып», депутат портреты «ясарга» тәкъдим итәм.
Төркемнәргә бүленәбез:
Беренче төркем - депутатның тышкы кыяфәтен, үз-үзен тотышын тасвирлый.
Икенче төркем – аның профессиональ сыйфатларын, белем дәрәҗәсен, белеменең тирәнлеген (эрудициясен).
Өченче төркем – холкының мөһим якларын (пунктуальлек, әдәплелек, игелеклелек, тотнаклылык).
Дүртенче төркем – әхлакый сыйфатларын.
Төркемнәр биремнәрне үти, һәр төркемнең эшен презентацияләү нәтиҗәсендә тактада депутатның «портреты» барлыкка килә.
Укытучы: Без сезнең белән идеаль депутат образын төзедек, безгә аның тышкы кыяфәте һәм эчке дөньясы мәгълүм булды.
– Безнең тормышыбызда депутатлар нинди роль уйный соң?
– Депутат кемнәр каршында җаваплы була?
(Балаларның фикерләре тыңлана һәм эшчәнлеккә йомгак ясала).

V. Дәрескә йомгак ясау.

Укытучы: Мавыктыргыч «Законнар дөньясы»на сәяхәтебез тәмамланып килә.
– Исегезгә төшерегез, без нинди тукталышларда булдык?
– Нәрсә күбрәк хәтерегездә калды?
– Үзегез өчен нинди яңалыклар ачтыгыз?

Өйгә эш:

18 нче параграфны яттан өйрәнергә һәм, Татарстан Республикасы Конституциясенең IV кисәгендәге I бүлегенә нигезләнеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы турында язма рәвештә мәгълүмат әзерләргә.

Трибуна депутата
МУХАМЕТШИН Фарид Хайруллович
МУХАМЕТШИН Фарид Хайруллович
Опыт Татарстана по информированию о нацпроектах распространят на всю страну
Парламентская газета Татарстан, №26 от 12 июля 2019 г.
Ссылки
Празднование 100-летия Татарской АССР
Календарь событий
пнвтсрчтптсбвс
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Новое на сайте
24 октября 2019
24 октября 2019
24 октября 2019
24 октября 2019
24 октября 2019
Подписка на новости
Опрос на сайте
Чего на Ваш взгляд не хватает на новом сайте?
интерактивности, обратной связи
официальных документов
фото и видео материалов
затрудняюсь ответить
Ссылки
http://www.pfo.ru/
Официальный интернет-портал правовой информации
Правовой портал Нормативные правовые акты в Российской Федерации
ФЕДЕРАЛЬНЫЙ ПОРТАЛ ПРОЕКТОВ НОРМАТИВНЫХ ПРАВОВЫХ АКТОВ
Совет законодателей Российской Федерации при Федеральном Собрании Российской Федерации
Государственная автоматизированная система
<!-- __tat__  -->
Официальный портал Республики Татарстан<!-- __tat__ татарстан - государство -->
Счетная палата Республики Татарстан
Общественная палата Республики Татарстан
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
Центральная избирательная комиссия Республики Татарстан
Уполномоченный по правам человека в Республике Татарстан
Уполномоченный при Президенте Республики Татарстан по защите прав предпринимателей
Уполномоченный по правам ребенка в Республике Татарстан
Агентство инвестиционного развития Республики Татарстан
Общероссийский Народный Фронт
 

Об использовании информации официального сайта Государственного Совета Республики Татарстан

Официальный сайт Государственного Совета Республики Татарстан, 2008 - 2018 гг.
Администратор сайта