Деятельность |
|
|
Медиа-материалы |
|
Фотогалерея событий |
|
Депутатский корпус |
|
Сотрудничество |
|
|
3 – 4 нче сыйныф укучылары өчен парламент дәресе Тема: "Законнар кайда туа"
Петрова Ирина Вадимовна Казан шәһәре Мәскәү районы "9 нчы гимназия" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесенең 1 нче квалификацияле укытучысы
Дәреснең максатлары һәм бурычлары:
- Укучыларда граждан булу, дәүләт башлыгы, парламенты һәм аның эше турында күзаллау формалаштыру.
- Сәяси культура нигезләре булдыру: дәүләт һәм җәмәгать оешмалары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү.
- Өстәмә чыганаклар куллану алымнарын һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен формалаштыру.
- Укучыларның иҗади куәтен үстерү.
Материал:
- Электрон презентация.
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы буенча виртуаль экскурсия.
- Төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар, сүзлекләр.
Дәрес барышы
I. Белемнәрне актуальләштерү.
- Һәр кешенең яраткан урыны – яшәгән һәм үскән урамы, авылы, шәһәре – була. Бу аның кечкенә Ватаны, ә шундый күп урыннардан безнең зур Ватаныбыз барлыкка килә. Һәр кеше үзенең Ватанын ярата. Ә үз Ватаныңны ярату – ул аның белән бер булып яшәү. (2, 3 нче слайдлар)
- Сез кайсы илдә яшисез? (Россиядә).
- Тулысы белән безнең ил ничек атала? (Россия Федерациясе).
- Россия Федерациясе латин теленнән тәрҗемә иткәндә “берлек”, ”берләшү” дигәнне аңлата. Илебезнең физик картасын карагыз. Илебездә никадәр урманнар, елгалар бар.
- Россиядә нинди елгалар ага?(4 нче слайд)
(Идел, Обь, Енисей, Лена, Амур).
- Хәзер илебезнең сәяси картасын карагыз. Россиянең башкаласын әйтегез.(5 нче слайд) (Мәскәү).
- Менә сезнең алда безнең республика картасы. Ул нинди зур! Без кайсы республикада яшибез? (6, 7 нче слайдлар) (Татарстан Республикасында).
- Безнең республикада нинди елгалар ага? (Идел, Чулман, Чулман кушылдыклары – Нократ, Агыйдел).
- Ә безнең шәһәр аша нинди елгалар ага? (Идел, Казансу).
- Илебездәге нинди шәһәрләрне беләсез? (Санкт-Петербург, Казан, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Түбән Новгород, Әстерхан.)
- Үзегезнең шәһәр турында нәрсә сөйли аласыз? (8 нче слайд) (Без Идел елгасының сул ярында урнашкан Казан шәһәрендә яшибез. Казан –Россиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе. 2005 нче елда аңа 1000 ел булды. Казан – Татарстанның башкаласы.)
Казан – зур илебезнең бер өлеше генә, ә без зур Россиядә яшибез. Илебездә халык эшләсен, укысын, ял итсен өчен законнар бар.
II. Яңа тема.
- Һәркем үзенчә яши. Мәктәпкә йөрисез, тимераякта шуасыз. Безгә бернинди законнар да кирәкми кебек тоела. Ә бит чынлыкта сез дә, сезнең дусларыгыз да кагыйдәләр буенча яши. Кагыйдәсез юлларда да йөреп булмый, уеннар да уйнарга ярамый. Чөнки кагыйдәләр аерым бер тәртип урнаштыра. Юл йөрү кагыйдәләре юкка чыгуны гына күз алдына китерегез. Нәрсә булачак? (Балаларның җаваплары) Барысын да үз урыннарына кайтарыйк. Шул ук вакытта юлда тәртип урнашачак. Кагыйдәләр эшли башлаячак. Ә законнар – шул ук кагыйдәләр ул. Бары тик алар юлда түгел, ә илебездә тәртип урнаштыралар. Алар мәктәптә ничә ел укырга, кайда юллар төзергә, кайчан сайлаулар үткәрергә икәнен билгели.
- Шулай итеп, нәрсә ул законнар? (Барлык кеше дә үтәргә тиешле кагыйдәләр).
- Ә кешеләргә законнар кирәкме? Законнар кайда туа? Бу сорауларга җавапларны без бүгенге дәрестә табарга тырышырбыз.
- Кем белә, безнең илебезнең төп законы ничек атала? (9, 10 нчы слайдлар) (Конституция).
- Конституция көнен безнең илебез кайчан билгеләп үтә? (12 нче декабрь).
- Ә безнең республикабыз Конституция көнен кайчан билгеләп үтә? (6 нчы ноябрь).
- Илебезнең төп законында кеше хокуклары һәм бурычлары язылган.
- Балалар, хәзер безгә төркемнәрдә эшләргә туры килә. I нче һәм II нче төркемнәр, cезнең һәрберегезнең нинди хокуклары һәм бурычлары бар, шул хакта уйлыйлар һәм җавап бирәләр. III нче төркем, сезгә билгеле булган әкиятләрнең кайсында кеше хокукларының бозылуы яисә җиңеп чыгуы турында сүз бара, шуны искә төшерә.
- Г.Х. Андерсенның “Шыксыз үрдәк” әкияте мотивлары буенча.
- “Шыксыз үрдәк” әкиятендә барлык геройлар да бер-берсенә дусларча яхшы мөгамәләдәме?
- Ишегалдында яшәүчеләр арасында кем иң зур абруй казана һәм ни өчен?
- Барлык әкият геройлары да бер үк хокукка ия булырга тиешме?
- Сезнең сыйныф укучылары ишегалдында яшәүчеләр кебек булмасмы?
|
II. “Аленушка һәм Иванушка” әкиятенең мотивлары буенча.
Бу әкияттә убырлы карчык бозган хокукны сайлагыз:
- яшәүгә хокук,
- белем алуга хокук,
- мөлкәт бирүгә хокук.
Бу әкияттә кемнең хокуклары бозылган?
III. В. Гаршинның ”Сәяхәтче бака” әкиятенең мотивлары буенча.
Бака кулланган хокукны сайлагыз:
- ирекле күченеп йөрүгә хокук,
- белем алуга хокук,
- хезмәткә хокук.
Кем бакага үзенең хокукыннан файдаланырга ярдәм итә?
Нәтиҗә ясыйбыз: кеше, аның хокуклары һәм ирекләре иң зур байлык булып санала. Барлык кешеләр дә закон каршында тигез һәм закон белән бертигез яклану хокукына ия. Граждан булу – ул законнарны үтәү, хокукларга, бурычларга ия булу.
- Тагын бер хокук: безнең гражданнар илебез белән идарә итүгә хокуклы. Сез беләсез, әти-әниләрегез сайлауларга йөри. Алар кемне сайлыйлар? (Илебезнең Президентын, Дәүләт Думасына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар).
- Сез сайлауларда катнаша һәм сайлый аласызмы? (Юк, чөнки безгә әле 18 яшь түгел).
- Ә кем ул Президент? (Безнең дәүләт башлыгы).
- Россиянең Президенты кем? (Дмитрий Анатольевич Медведев). (11 нче слайд)
- Татарстан Республикасының Президенты кем? (Минтимер Шәрипович Шәймиев). (12 нче слайд)
- Ә кемнәр ул депутатлар? (Балаларның җаваплары).
- Депутатлар – алар акыллы, эшлекле, энергияле, хөрмәтле, халык тарафыннан парламентка сайланган кешеләр.
- Парламент ул – бәлки, сезнең өчен таныш булмаган яңа сүздер. Хәзер бу сүзнең мәгънәсен сүзлекләрдән эзләп карыйк.
Төркемнәрдә эшләү.
I нче һәм II нче төркемнәр парламент төшенчәсен аңлатыр һәм төрле илләрдә парламентның ничек аталганын әйтер, ә III нче төркем беренче тапкыр парламентның кайчан барлыкка килүе турында сөйләр.
I нче һәм II нче төркемнәр Зур юридик сүзлеккә мөрәҗәгать итәләр.
Зур юридик сүзлек
Парламент (анг. рarlament, французча parler – сөйләү) – демократик дәүләтләрдә иң югары закон чыгару органы. Парламент термины Россия һәм Украина конституцияләрендә шул мәгънәдә кулланыла.
Парламент иң югары вәкиллекле органның атамасы булып Беларусиядә, Бельгиядә, Бөекбританиядә, Грециядә, Грузиядә, Франциядә һәм башка илләрдә кулланыла; АКШта һәм Латин Америкасының күп кенә илләрендә парламентны конгресс, ә Россия Федерациясендә – Федераль Җыелыш дип, Литва, Латвия, Финляндиядә – сейм дип атыйлар. (13, 14, 15 нче слайдлар)
III нче төркем Зур Совет энциклопедиясенә мөрәҗәгать итә.
Зур Совет энциклопедиясе
Парламент (анг. рarlament, французча рarlеment, parler – сөйләү) – дәүләтләрдә югары вәкиллекле учреждение. Ул беренче тапкыр 13 нче гасырда Англиядә барлыкка килгән.
- Сүзлекләр белән эшләп, сез күп илләрдә парламент барлыгын белдегез. Нәкъ менә парламентларда законнар барлыкка килә.
- Структурасы буенча Россиядә парламент нинди?
- Федераль Җыелыш – Россия Федерациясе парламенты. Федераль Җыелыш ике палатадан тора:
Дәүләт Думасы законнар кабул итә, ә Федерация Советы аларны хуплый яисә кире кага. Федерация Советы хупласа, закон Президент каравына җибәрелә.
Президент аңа кул кую белән, закон үз көченә керә.
- Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Татарстанда парламент бармы? (Балаларның җаваплары).
- Әлбәттә, безнең республикабызда да парламент бар. Татарстан Республикасының парламенты – Дәүләт Советы. Ул Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең даими эшләүче вәкиллекле, закон чыгару органы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 5 елга сайлана, 100 депутаттан тора. Кем Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була ала? (17 нче слайд).
- 21 яшькә җиткән Россия гражданы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була ала. Ә иң мөһиме, әлбәттә, яшь үзенчәлеге түгел.
- Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Дәүләт Советы депутаты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (Балаларның җаваплары).
- Депутат эшендә республикабыз халкының проблемаларын күрү һәм аңлау бик мөһим. Яхшы депутат булу өчен, бик күп эшләргә кирәк: законнарны белергә, гражданнар белән очрашырга, ә иң мөһиме – республикабыз кешеләренең мәнфәгатьләрен якларга. Туган ягыбыз матур һәм тагын да яхшырак булсын, ә халкыбыз җиңел һәм мул яшәсен өчен, депутатлар булдыра алганның барысын да эшлиләр.
Дәүләт Советы Рәисе Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы (18, 19, 20 нче слайдлар)
|
Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы 1998 нче елның маеннан бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлана.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 700гә якын Татарстан Республикасы законы гамәлгә ашырыла. Иң әһәмиятлеләре арасында:
- Татарстан Республикасы Конституциясе;
- Татарстан Республикасы Сайлау кодексы;
- Татарстан Республикасы Экология кодексы;
- Татарстан Республикасы Гаилә кодексы;
- “2004–2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законы һ.б. (24 нче слайд)
- Законнар өч укылышта кабул ителә. Беренче укылышта закон концепциясе нигездә кабул ителә, икенче укылышта төзәтмәләр кертелә, ә өченче укылышта закон тулысынча кабул ителә. Аннан соң аны Президентка кул куюга җибәрәләр. Әгәр закон яхшы, дөрес булса, Президент кул куя, аннан соң закон ике дәүләт телендә матбугатта басылып чыга. Шуннан соң гына закон үз көченә керә. Президент кул куймаса, депутатлар законны эшләүне дәвам итәләр.
- Укучылар, 2009 нчы елның 7, 8 нче июлендә миңа Дәүләт Советында булырга туры килде. 8 нче июль көнне парламент утырышы булды. Парламент эшендә Президент Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Президент Дәүләт Советының барлык сессияләрендә дә катнаша. 8 нче июль утырышы Татарстан Республикасының дәүләт гимны белән ачылды. Депутатларны һәм кунакларны Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы сәламләде, аннан соң депутатлар утырышның көн тәртибе буенча фикер алышуга күчтеләр. Президент 2010 нчы елга финанс сәясәте турында доклад ясады. Үзенең чыгышында ул күп сорауларга тукталды һәм даруларның бәяләрен күтәрмәү буенча депутатларга чаралар күрү тәкъдиме белән чыкты. Алга таба көн тәртибендәге сораулар каралды. Тәнәфес вакытында без укытучылар белән Дәүләт Советы буйлап экскурсия ясадык Сезнең дә бу экскурсиядә катнашасыгыз киләме?
-
III. Дәүләт Советы буйлап виртуаль экскурсия.
Бу махсус экскурсияне сезнең өчен Дәүләт Советы әзерләде. Сез утырышлар залында, депутатларның эш урыннарында булырсыз. Ә кем белә, бәлки, күпмедер вакыттан соң, сез инде зур үскәч, абруйлы, гыйлемле гражданнар булгач, сезнең арагыздан кемнедер депутат итеп сайларлар, ул яңа законнар булдырыр һәм тормышыбызны тагын да яхшырак итәр.
IV. Белемне ныгыту.
Безнең дәресебез ахырына якынлаша. Бүгенге эшебезгә нәтиҗә ясыйк.
- Безнең уртак йортыбыз ничек атала? (Россия яисә Россия Федерациясе).
- Без кем булып саналабыз? (Россия гражданнары).
- Граждан булуны ничек аңлыйсыз? (Граждан дәүләт законнарын үти, дәүләт ярдәменә һәм яклавына, шулай ук ил белән идарә итәргә хокуклы).
- Россия гражданнары кемнәрне сайлыйлар? (Президентны, депутатларны).
- Нәрсә ул парламент? (Демократик дәүләтләрдә иң югары закон чыгару органы).
- Безнең илнең һәм республиканың парламенты ничек атала? (Федераль Җыелыш, ә Татарстанда – Дәүләт Советы).
- Федераль Җыелыш нинди палаталардан тора? (Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы).
- Алар нәрсә белән шөгыльләнәләр? (Дәүләт Думасы законнар кабул итә, Федерация Советы аларны хуплый яисә кире кага).
- Татарстан парламенты турында сез нәрсәләр белдегез? (Балаларның җаваплары).
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәисе кем? (Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы).
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан нинди мөһим Татарстан Республикасы законнары кабул ителгән?
- Татарстан Республикасы Конституциясе;
- Татарстан Республикасы Сайлау кодексы;
- Татарстан Республикасы Экология кодексы;
- Татарстан Республикасы Гаилә кодексы;
- “2004–2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законы.
- Укытучы материалны ныгытуны төркемнәр белән оештыра ала: “Кайсы төркем сорауларга тиз һәм дөрес җавап бирер”(сорауларны тестлар формасында тәкъдим итеп була).
-
Балалар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары сезне “Минем яраткан республикам”, “Бу дөрес адым” дигән рәсем бәйгеләрендә катнашырга чакыра һәм уңышлар тели.
V. Дәрескә йомгак.
Габдулла Тукай шигыре: Җил дә вакытында исеп, Яңгыр да вакытында ява...
Россия дигән зур илнең гражданнары. Бу безнең әби-бабаларыбыздан калган ил. Без Россиядә, Татарстаныбызда яшәвебез белән горурланабыз. Дәрес ахырында Сибгат Хәкимнең “Без Иделдән, Казаннан” дигән шигыре яңгырый. Сез кайдан дип сорасагыз Без Иделдән, Казаннан...
|
Трибуна депутата |
|
Ссылки |
|
Календарь событий |
| пн | вт | ср | чт | пт | сб | вс |
25 |
26 |
27 |
28 |
29 |
30 |
01 |
|
02 |
03 |
04 |
05 |
06 |
07 |
08 |
|
09 |
10 |
11 |
12 |
13 |
14 |
15 |
|
16 |
17 |
18 |
19 |
20 |
21 |
22 |
|
23 |
24 |
25 |
26 |
27 |
28 |
29 |
|
30 |
31 |
01 |
02 |
03 |
04 |
05 |
|
|
Новое на сайте |
24 октября 2019 |
|
24 октября 2019 |
|
24 октября 2019 |
|
24 октября 2019 |
|
24 октября 2019 |
|
|
Подписка на новости |
|
Опрос на сайте |
|
Ссылки |
|
|