Сыйныфтан тыш чара
Тема: "Законнар кайда туа"

Протащук Ирина Юрьевна,
Казан шәһәре Вахитов районы инглиз
телен тирәнтен өйрәнүле 39 номерлы
муниципаль урта белем бирү мәктәбенең
югары квалификацияле категориядәге
укытучысы

“Вәкиллекле идарә - ул шундый инструмент: анда иң сәләтле музыкантлар гына уйный ала. Ул инструментта уйнау искиткеч авыр һәм үзенчәлекле. (Клеманс Меттерних (1773-1839), Австрия империясе канцлеры)

Чара урта белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныфлары өчен тәкъдим ителә.
Чараның төп максаты – укучыларның сәяси-хокукый культурасы мәсьәләләренә бәйле мәгълүматны белүгә ярдәм итү;

  • Россия федерализмы системасы урнашу тарихына бәйле мәгълүматны белүгә ярдәм итү;
  • укучыларга хакимиятнең региональ закон чыгару органы хокукларына һәм вәкаләтләренә, аның структурасына һәм эшчәнлек тәртибенә кагылышлы төшенчәләр системасын өйрәтүне дәвам итү;
  • укучыларның аналитик фикерләү, үзара фикер алышу, нәтиҗә ясау һәм анализлау сәләтен үстерү;
  • укучыларның танып белү активлыкларын һәм кызыксынучанлыкларын үстерү.

Үткәрү рәвеше – катнаш.

План:

  1. оештыру;
  2. укытучының Россиядә федерализм һәм парламентаризм тарихына кагылышлы мәсьәләләргә нигезләнгән кереш сүзе;
  3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы турында видеофильм карау;
  4. укучыларның белемен "Региональ закон чыгару барышында хакимият тармакларының үзара эшчәнлеге" темасына “Брейн-ринг” аша кабатлау һәм ныгыту;
  5. өй эше.
Төп төшенчәләр һәм атамалар: парламентаризм, федерация, федерация субъекты, Дәүләт Советы, федерация субъектының хакимият органнары, закон чыгару инициативасы, килештерү комиссиясе, хакимият бүленеше принцибы, сайлау системасы, алып бару тәртибе.

Материаллар: Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе “Җәмгыять белеме” (9-11 сыйныф өчен дәреслек), дәфтәр.

Чараның барышы:

  1. Оештыру.
  2. Укытучының кереш сүзе.
Россия, күпмилләтле дәүләт буларак, үзенең күп гасырлы тарихында катлаулы үсеш юлы үтә. Империя заманында Россия киңлекләрендә яшәүче күп санлы халыклар закон чыгару барышында катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм була, чөнки дәүләттә хакимият монарх кулында була.

Милли азчылык вәкилләренең үз сәяси-хокукый статусын үзгәртүгә өметләре Россия империясенең сәяси системасын демократизацияләү барышына бәйле, "Александр реформалары" дәвере (XIX гасырның 60-70 еллары) аның башлангычы булып тора.

Россия халкына ирек биргән 1905 елның 17 октябрендәге манифест һәм Россия тарихында беренче вәкиллекле учреждение – Дәүләт Думасы оешу Россия парламентаризмының башлангычы булды.

Унбер ел (1906-1917 еллар) дәвамында Дәүләт Думасы тарафыннан 3,5 мең закон кабул ителә, аларның күбесе ил өчен зур әһәмияткә ия була. Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән Россия гражданнарының хокукый һәм социаль хәлне яхшыртуга, мәгарифне, фәнне һәм мәдәниятне үстерүгә, илнең оборона куәтен ныгытуга, аграр сектор реформасына юнәлдерелгән закон про-ектлары мөһим роль уйный.

Кызганычка каршы, шушы кыска вакыт эчендә Дәүләт Думасы милли-дәүләт системасын реформалаштыруга бәйле мәсьәләләрне хәл итеп өлгерми. Империянең рус булмаган халыкларын берләштергән фракцияләрнең Думада, хәтта милли-мәдәни автономия кысаларында да, милли мәсьәләне хәл итәргә тырышулары империя хакимияте тарафыннан зур каршылыкка очрый. Дәүләт Думасының 1915 елда диненә һәм милләтенә бәйсез рәвештә барлык гражданнарның тигезлеген тәэмин итүче закон кабул итүдән баш тартуы күбесенчә дәүләтне җимерүгә этәрә һәм ул Россиянең үсешен тамырдан үзгәрткән 1917 елгы революция белән тәмамлана.

Хәзерге фән күзлегеннән караганда, совет халкының дистәләгән еллар буе хакимлек итүе демократик идарә итү принципларыннан һәм җәмгыятьнең сәяси системасында хакимиятенең закон чыгару органнарының ролен һәм урынын аңлаудан ерак булды. Ләкин шуны да онытырга ярамый, 1917 елгы революция һәм Совет хөкүмәте Россиядә идарә итүнең республика рәвешен һәм федераль дәүләт корылышын билгеләүгә китерде, ә ул исә элеккеге Россия империясендәге халыкларның милли тигезсезлеген бетерү проблемаларын хәл итте. Башкортлар, татарлар, мордва һәм Россиянең башка халыклары үз конституцияләрен булдыру һәм республиканың хакимият органнарын төзү мөмкинлеген биргән дәүләт автономиясенә ия булдылар. СССР Югары Советында Милләтләр Советы, СССР халык депутатлары съездлары арасында закон чыгару хакимияте органы функцияләренә ия булып, Советлар Союзы халыкларының, шул исәптән татарларның милли мәнфәгатьләрен уңышлы чагылдырды.

Халык депутатлары съездлары XX гасырның 80-90 елларында үзгәртеп кору чорында закон чыгару хакимиятенең совет моделеннән парламент демократиясенә күчү нигезен салды.

СССР таркалганнан соң (1991), Россиядә башка союздаш республикалардагы сәяси практиканы хуплап, суверенитет өчен көрәш лозунглары белән Россиядә яңа сәяси көчләр барлыкка килде. Болар барысы да катлаулы дәүләт булып торган Россиядә эчке процессларга йогынты ясамый калмады. Дәүләт бердәмлеге бара торган вакыйгалар шартларында тотрыклы булып кала алмады. Аеруча Чечен-Ингуш Республикасыннан аерылып чыккан Чечен Республикасында драматик вакыйгалар урын алды. Монда террорчылык, криминал сәяси режимы урнашты.

Россия Федерациясенең башка субъектларында сәяси җитәкчелек, сәяси киеренкелеккә карамастан, республикаларда тотрыклылыкны саклап кала алды.

Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителү (1990, 30 август), президентлык институтын гамәлгә кую (Татарстан Республикасы Президентын сайлау – (1991) Республиканың дәүләт символларын: дәүләт флагын (1991, ноябрь), дәүләт гербын (1992, февраль) һәм дәүләт гимнын (1993, август) раслау бу елларда Татарстан Республикасында суверен дәүләтчелек торгызу процессының чагылышы булды.

1992 нче елда матбугат аша Татарстан Республикасының яңа Конституциясе проекты тәкъдим ителә. Ике айдан соң Югары Совет 1992 нче елның 21 мартына дәүләт статусы мәсьәләсе буенча референдум үткәрүне билгели.

21 нче мартта референдумга гражданнарның күпчелеге килә һәм республикада суверенлашу процессын яклый.

Суверенитетны ныгыту юлында алдагы төп адым 1992 нче елның 6 ноябрендә яңа Татарстан Республика Конституциясен кабул итү булды.

1993 нче елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә. Ул Федерация субъектлары закон чыгару хакимияте органнарының статусын һәм федераль законнар кабул ителгәндә, региональ мәнфәгатьләрне исәпкә алырга тиеш булган Россия парламентының югары палатасы буларак, Федерация Советының вәкаләтләрен билгели. Конституция нигезендә Россия со-ставына федерация субъектлары: милли принцип буенча – республикалар (21) һәм территориаль принцип буенча крайлар, өлкәләр, округлар керә. Кайбер республикалар федераль үзәк белән үз мөнәсәбәтләрен шартнамә нигезендә җайга сала. Мәсәлән, 1994 елның 15 февралендә "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында" Шартнамәгә кул куелды.

Шартнамә Татарстан җирләрен, җир асты байлыкларын, бөтен милекне аның күпмилләтле халкы байлыгы дип таныды һәм республиканың халыкара икътисадый эшчәнлекне мөстәкыйль башкару, халыкара мөнәсәбәтләргә керү, чит илләр белән элемтәләр урнаштыру, алар белән шартнамәләр һәм килешүләр төзү хокукын таныды.

“Россия-Татарстан моделе” федератив төзелеш факторына әверелде, дөньяда зур кызыксыну уятты. Ул компромисска, бәхәсләрне тынычлык белән хәл итүгә, хезмәттәшлеккә, мәнфәгатьләр нисбәтен эзләүгә корылган булуы белән халыкара танылу тапты. Эчке сәясәттә "Татарстан моделе" милли һәм мәдәни төрлелекне бердәмлек һәм татулык шарты буларак хөрмәт итүне һәм хуплауны аңлатты.

1995 елның мартында Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең вәкиллекле, закон чыгару органына – Дәүләт Советына сайлаулар булды һәм ул үзенең закон чыгару эшчәнлегенә кереште.

Хәзерге вакытта Татарстанда узган елларда Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән 700 гә якын закон гамәлгә ашырыла. Алар арасында Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасының Җир, Бюджет, Экология, Гаилә, Сайлау, Административ хокук бозулар турында кодекслары; Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше буенча; Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча, республиканың ягулык-энергетика комплексын үстерү буенча, кече эшкуарлыкка ярдәм итү буенча дәүләт һәм республиканың максатчан программалары; административ-территориаль корылыш турында, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында, җирле үзидарә турында, Конституция суды турында, җәмәгать судьялары турында, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында, Хисап палатасы турында, Иҗтимагый палата турында, коррупциягә каршы көрәш турында, әйләнә-тирә мохитне саклау турында, мәдәният турында һ.б Татарстан Республикасы законнары.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2009 елның 1 мартында биш елга гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә сайланды. Ул 100 кешедән тора: 50%ы партия исемлекләре, 50% ы территориаль округлар буенча сайланган депутатлар.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы турында видеофильм карау.

4. Командалар арасында "Региональ закон чыгару барышында хакимият тармакларының үзара эшчәнлеге" темасына "Брейн- ринг".

Уенга әзерлек: сыйныфтагы укучылар өч командага бүленә. Алып баручы (укытучы) командаларны уен һәм аның кагыйдәләре белән таныштыра: команданың беренче ике турдагы һәр дөрес җавабына бер балл, иҗади биремдәге дөрес җавапка биш балл, капитаннар конкурсындагы дөрес җавапка биш балл куела. Иң күп балл җыйган команда уенның җиңүчесе була.

Уенның сценарие: команда эзлекле рәвештә өч тур үтә. Уенны алып баручы уен шартлары белән таныштыра. Командалар биремне үтәгәч, жюри әгъзалары балларны саный. Жюри әгъзалары уен кагыйдәләрен бозган команданың балларын киметә ала.

I тур сорауларына җаваплар түбәндәге төшенчәләргә бәйле: “хакимият бүленеше”, “хакимият тармаклары”, “Татарстан Республикасы хакимияте органнары”, “Татарстан Республикасы хакимияте органнарының вәкаләтләре”.

  1. Политологиядә “вертикаль хакимият”, “горизонталь хакимият” дигән төшенчәләр бар. Алар нәрсәне аңлата? (Вертикаль хакимият – дәүләт хакимиятенең төрле дәрәҗәдәге субъектлары арасында хакимият вәкаләтләрен бүлешү, горизонталь хакимият - хакимият вәкаләтләрен хакимият тармаклары арасында бүлешү).
  2. Хакимиятнең өч тармагы ничек атала? (закон чыгару, башкарма, суд)
  3. Татарстанда өч хакимият тармагы нинди дәүләт органнары аша идарә итә? (закон чыгару – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, башкарма – Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте, суд – Татарстан Республикасы Конституция Суды, Татарстан Республикасы Югары суды, һәм башка гомуми юрисдикциядәге федераль судлар, Татарстан Рес-публикасы Арбитраж суды, җәмәгать судьялары).
  4. Хакимиятнең закон чыгару тармагы нинди вәкаләтләргә ия? (Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү, аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, республика законнарын кабул итү, Татарстан Республикасы бюджетын раслау, Татарстан Республикасының эчке сәясәтен һәм тышкы эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүдә катнашу, башкарма хакимият органнары системасын билгеләү буенча вәкаләтләр, һ.б.).
  5. Татарстан Республикасы дәүләт органнары системасына җирле үзидарә органнары керәме? (юк, алар – мөстәкыйль).
  6. Татарстанда бүген ничә муниципаль берәмлек бар? (999).

II турда Татарстан Республикасында закон проектларын әзерләүдә һәм кабул итүдә хакимият тармакларының катнашуына бәйле сораулар бирелә.

  1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукына кемнәр ия? (Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы депу-татлары, Дәүләт Советы Президиумы һәм комитетлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары ия. Шулай ук Та¬тарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау ко¬миссиясе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә үз карамакларындагы мәсьәләләр буенча закон чыгару инициативасы хокукына ия).
  2. Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукы ни рәвешле башкарыла? (Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр әлеге актларның үз көчләрен югалтуын тану турында тәкъдимнәр кертү; закон проектларына өстәмәләр кертү турында закон проектлары рәвешендә; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарлары; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына кертү өчен федераль закон проектлары рәвешендә).
  3. Татарстан Республикасында дәүләт хакимиятенең кайсы органына ел саен парламентка республика бюджеты турындагы законны кертү буенча аерым хокук бирелә? (Татарстан Республикасы Президентына)
  4. Татарстан Республикасы Президенты Конституция нигезендә законга күпме вакыт эчендә имза сала һәм халыкка җиткерә яисә аны кире кага? (ундүрт көн эчендә).
  5. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кире кагылган законны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы күпме тавыш белән хуплый ала? (республика парламенты депутатларының Конституциядә билгеләнгән санының кимендә өчтән икесе тавышы белән)
  6. Татарстан Республикасы Президенты кире каккан законның аерым нигезләмәләре буенча каршылыкларны бетерү өчен нинди чаралар күрелә? (Килештерү комиссиясе төзелә, аның составын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Советы депутатлары төп комитет, Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе, закон чыгару инициативасы хокукы субьекты һәм закон проектын әзерләүчеләрнең вәкилләре катнашында төзи )
  7. Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең кайсы органы Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилне сайлый? (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы)
  8. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы республика Хөкүмәте әгъзаларының кайсы вазыйфаларын билгеләп куюда катнаша? ( Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча Премьер-министр кандидатурасын раслый; Премьер-министр урынбасарларын билгеләп кую турында Президент тәкъдименә ризалык бирә)
  9. Татарстан Республикасы Конституция Судының төп функциясе нинди? (хокукый актларның Конституциягә туры килүен карау).

III турда иҗади һәм капитаннар конкурсы оештырыла.

Иҗади конкурс. Алып баручы һәр командага Дәүләт Советының бер комитетын атарга һәм аңа ярашлы закон проектлары (исеме, максатлары) уйларга куша. Жюри команданың аталган закон проектының актуальлеген һәм максатын төгәл чагылдыра белүен исәпкә ала. Шулай ук команда закон проектының парламент карамагындагы мәсьәлә булуына игътибар итә. Командаларга түбәндәге комитетлар тәкъдим ителә:
  1. Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты.
  2. Социаль сәясәт комитеты.
  3. Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты.

Капитаннар конкурсы. Бу конкурс капитаннарга тәкъдим ителгән өч сораудан гыйбарәт.

I Команда капитанына сораулар:
  1. Татарстан Республикасы Президенты кем?(М. Ш. Шәймиев).
  2. Татарстан Республикасы Парламенты ничә елга сайлана? (5 елга).
  3. Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының иң күпсанлы партия фракциясен әйт. (“Бердәм Россия” фракциясе – 76 депутат).
II команда капитанына сораулар:
  1. Татарстан Республикасы Премьер- министры кем? (Р. Н. Миңнеханов).
  2. Ничә яшьтән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат булып сайланырга мөмкин? (21 яшьтән )
  3. Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы составына нинди партия фракцияләре һәм төркемнәре кертелде? (“Бердәм Россия”, “КПРФ”, “Татарстан –Яңа гасыр” депутат төркеме)
III команда капитанына сораулар:
  1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе кем? (Ф.Х. Мөхәммәтшин)
  2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ничә комитет бар? (җиде)
  3. Законнар ничә телдә кабул ителә һәм бастырып чыгарыла? (ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә). Уен балларны санау, җиңүче команданы һәм иң яхшы уенчыны билгеләү белән тәмамлана.
  4. Биремне оештыру: укучыларга укытучы тәкъдим иткән темаларның берсе буенча эссе язарга тәкъдим ителә.

Эссе темалары:

  1. "Халык өчен җәмгыять төзеп яшәүнең төп максаты – үз милкеннән тыныч һәм имин файдалану, ә җәмгыятьтәге законнар моның өчен төп корал һәм чара булып хезмәт итә." (Джон Локк).
  2. "Бары тик дәүләттә генә яхшылыкларны һәм кимчелекләрне үлчәү өчен гомуми масштаб була. Һәр дәүләтнең законнары мондый масштаб булып хезмәт итә ала." (Томас Гоббс).
  3. Яңа дәүләттә хакимиятне тотып торырдай һәм икеләнүчеләрне ышандырырдай йә аларда кыюсызлык һәм билгесезлек халәтен саклап калырдай алымнарның берсе – закон чыгару, ул яңа эшләрнең һәм башлангычларның ничек бетүенә кызыксыну уятып, даими омтылышта тота." (Никколо Макиавелли).
  4. "Миңа Сезнең фикер белән килешмәскә дә мөмкин, ләкин Сезнең аны җиткерә алу хокукы булган өчен гомеремне бирәм." (Франсуа Вольтер).
  5. Ирек ул – законнар белән рөхсәт ителгәннең барысын да эшләү хокукы. Әгәр граждан законнарда тыелганнарны эшли алса, ул ирекле булмас иде, чөнки шуны ук башка гражданнар да эшли алыр иде." (Шарль Монтескье).